Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге базасында ачылган "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"ндә 14 ноябрь көнне инсульт кичергән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча дәресләр узды.
Дәрес социаль хезмәткәрләр һәм инсульт кичергән гражданнарны караучылар өчен үткәрелде.
Район үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Вәлиуллина Р. Г. инсультның сәбәпләре, риск факторлары, симптомнары, инсульттан соң иртә стадиядә ничек торгызылырга мөмкин булуы турында сөйләде. Шулай ук Резеда Гайсовна инсультны булдырмауның төп кагыйдәләре белән дә таныштырды.
«Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Верхотурцева Ю. М. катнашучыларны инсульт кичергән ятып торучы авыруларның депрессия белән көрәшү алымнары белән таныштырды.
Лекция күрсәтмә материаллар кулланып әзерләнгән иде, бу чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Кирәк булган очракта, алынган белемнәр өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче инсульт кичергән гражданнарны комплекслы реабилитацияләү өчен кулланылачак.