Аксубай муниципаль районының "Хыял» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «Хуҗабикә " түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Кызлар гына түгел, малайлар да түгәрәккә бик теләп йөриләр. Дәресләрдә алар төрле ризык әзерләү белән генә чикләнмичә, кулинария тарихын, өстәлне сервировкалау серләрен, кунакларны каршы алу этикетын һәм әлбәттә хуҗалык-көнкүреш эшчәнлеген өйрәнә. Балалар зур горурлык белән бутерброд, салатлар һәм коймак пешерергә яраталар. Күп кенә өлкән балалар киләчәктә кулинария белән җитди шөгыльләнергә һәм тормышларын пешекче һөнәре белән бәйләргә планлаштыралар. " Хуҗабикә» түгәрәге дәресләре балаларны мөстәкыйль тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә, шулай ук хезмәт сөючәнлек һәм пөхтәлек тәрбияли.
.jpg)