8 нче ноябрь 2018 нче ел., пәнҗешәмбе
4 нче ноябрь көнне бөтен Россиядә «Халыклар бердәмлеге көне» бәйрәме билгеләп үтелә. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова «Яңа поселогы урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында әлеге истәлекле дата уңаеннан чара уздырды.
Чараның төп бурычлары - балаларның үз иленә дөрес мөнәсәбәтен формалаштыруга ярдәм итү. Балаларның дәүләт символикасы турындагы белемнәрен ныгыту.
Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 22 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара барышында "Халыклар бердәмлеге көне" темасына презентация тәкъдим ителде. Балалар белән Россия символикасы, Россия гимны искә төшерелде, "Хәрефләрдән сүзләр җый" дигән уен уйналды.
Ахырдан “4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көне" темасына видеоролик күрсәтелде.