Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Бөтендөнья шәфкатьлелек көне”
Бүген Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Бөтендөнья шәфкатьлелек көнен” билгеләп үттеләр. Специалистлар “Шәфкатьлелек көненең” тарихы белән таныштырдылар. Әңгәмә барышында интернатта яшәүчеләр ярдәмчел кешеләрнең уртача 9 ел озаграк яшәүләре, ике тапкыр кимрәк авыртулары турында мәълумат алдылар. Галимнәр фикеренчә, башкаларга рәхмәтле, ягымлы булган кешеләр физик яктан үзләрен яхшырак хис итәләр, тормышларын гармонияле итәләр.
Чара ахырында “Син шәфкатьле кешеме?” дигән тест эшләделәр.