Сарман районы «Шәфкать» үзәгендә балалар арасында «Минем илем – Татарстан» дигән конкурс.

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм курсәтү үзәгендә балалар арасында «Минем илем – Татарстан» дигән конкурс уздырылды. Конкурсның максаты – балаларда туган якка мәхәббәт уяту, иҗади сәләтләрен үстерү. Конкурста 3 яшьтән алып 18 яшькәчә балалар бик теләп катнаштылар. Тәкъдим ителгән эшләр матур, оригиналь, бәйге тематикасына туры килә торган һәм  төрле ысуллар белән ясалган иде. Иң яхшы рәсем ясаучылар грамоталар белэн буләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International