Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Саба районындагы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Тәрбия мәктәбе» инновацион технологиясе эшли башлады. Әлеге технология өлкән гражданнарны өйдә карау белән шөгыльләнүче туганнарын, белгечләрне һәм башка затларны гомуми карау принципларына һәм реабилитацияләүнең техник чараларын куллануны күздә тота. Дәресләр кысаларында тәрбияне оештыру, гаилә низагларын хәл итү, стресс халәтен профилактикалау, инвалид һәм өлкән кешенең сәламәтлеге торышы үзгәрү, медицина манипуляцияләре күнекмәләре, өзлегүләрне профилактикалау, шәхси гигиена, туклану һәм ашату кагыйдәләре, ятмаларны профилактикалау мәсьәләләре белән бәйле лекцияләр, гамәли дәресләр үткәрелә. Шулай ук дәресләрне үткәрүгә «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, психологы, дәвалау-профилактика оешмалары белгечләре һәм башка төрле хезмәт белгечләре җәлеп ителә ала.