ВЛКСМның төзелүенә 100 ел уңаеннан Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар арасында “Спорт сөючеләр бәйрәме”
исеме астында саф һавада эстафета уздырылды.
Спорт чарасының максаты - өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше һәм физик яктан чыныгу иде.
Ике тигез төркемгә бүленеп, тернәкләнүчеләр төрле сынаулар аша уздылар: “Таякны бир”, ”Урын алыш”, ” Күңелле туплар”, ”Үзәккә ату”.
Уздырылган әлеге чаралар өлкәннәребезнең яшәү активлыгын, өлкән яшьтәгеләрнең, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яшәү дәртен арттыра.