“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне” дигән чара узды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе

 

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Халыклар бердәмлеге көне” дигән чара узды. Чараның мөһим өлеше булып Россия халыклары арасында “бердәмлек” төшенчәсе, балаларны яшьтән “бердәмлек” төшенчәсе белән таныштыру тора. Балалар тәрбияләү үзәкләрендә патриотизм темасы бик мөһим.”Астра” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм ЕКИ көллияте студентлары тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти – әниләре өчен концерт куйдылар.

Бәйрәм башында алып баручы, бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләде. Фотографияләр аша ул елларның геройлары белән таныштырды.

Икенче өлештә ЕККИ көллияте студентлары чыгыш ясады. Костюмнарда милли бизәкләр белән бизәлгән, һәр халыкның тормышын чагылдырдылар. “Астра” тернәкләндерү үзәге администрациясе Акберова Әлфия Гиллмуловнага, Мироваева Диләрәгә һәм студентларга зур рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International