Кулланучылар хокукларын яклау буенча җәмгыять вәкилләре белән очрашу "Веста" Үзәге

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Күп еллар дәвамында ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Европа сыйфат оешмасы инициативасы һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы ярдәме белән Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. ХХ гасырның 90 нчы еллар уртасыннан Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында ел саен Европа сыйфат атнасы уздырыла. Сыйфат төшенчәсе дигән атаманы без заманча цивилизация байлыклары, тормыш сыйфаты дип атыйбыз - ә бу, үз чиратында, әйләнә-тирә мохитне саклау да, физик сәламәтлек тә, кешенең психологик уңайлылыгы да.

Бүген "Веста» Үзәгендә Түбән Кама шәһәренең “Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы вәкилләре Үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр белән очрашты. Очрашу барышында төрле мәсьәләләр каралды: сыйфатлы товарны алыштырганда кулланучыларның хокуклары, банкта алынучы кредитлар һәм андагы тозаклар, интернетта сатып алуларны дөрес итеп алып бару, үзеңне ничек куркынычсыз итәргә, уңайлы процесс һәм гарантияләнгән нәтиҗә алырга була кебек сорауларга җаваплар эзләделәр. Иҗтимагый оешма вәкилләре Түбән Кама районында һәм, гомумән, Татарстан Республикасында үз хезмәтләрен түләүсез нигездә күрсәтүче бердәнбер оешма дип билгеләп үттеләр.

Очрашу барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар, Түбән Кама шәһәренең «Кулланучылар хокукларын яклау буенча шәһәр җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы координаталарын, шулай ук хокукларын яклау буенча киңәшләр язылган белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International