7 нче ноябрь, 2018 нче ел, чэршэмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Ника” яшьләр клубы активистлары Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чираттагы «Брейн-Ринг» интеллектуаль уен үткәрделәр.
Чараның максаты: актив гражданлык позициясен, җаваплылыкны һәм хокукый аң формалаштыру. Республика символикасының әһәмиятен һәм хөрмәт, горурлык, патриотизм үстерү иде.
Чараны алып баручы Марат Закиров барлык катнашучыларны да истәлекле көн белән котлады һәм бу бәйрәмнең мөһимлеген искә төшерде. Уенның, "Татарстан Республикасы Конституциясе" дигән, темасын игълан итте һәм уен кагыйдәләре белән таныштырды. Уенда биш команда, алтышар уенчы катнашты, алар әлеге тематика буенча яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм чарада активлыкларын күрсәттеләр. Безнең социаль хезмәт алучылар бу мавыктыргыч уенда, төркемдә эшли белү, башкаларның фикерләрен тыңлау һәм үз фикерләрен белдерү кебек социаль хезмәттәшлек тәҗрибәсе алдылар. Оештыручылар тамашачыларны да онытмадылар, хокукый сорауларга җавап биреп, алар татлы призлар алдылар. Гадәттәгечә, уенны музыкаль номерлар бизәп торды. Чара ахырында призер - командаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чарада 43 кеше катнашты.