31 нче октябрь, 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
"Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә китапханә белгече Гөлназ Фәрдиева социаль хезмәт алучылар өчен ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган «Үткән эзләр буйлап» дигән әңгәмә һәм «Комсомол – чор тарихы» дигән китап күргәзмәсе оештырды.
Чараның максаты: Ватаныбыз тарихы белән кызыксынуны үстерү, комсомолларга хас патриотлык хисен саклау, горурлык, өлкән буынга карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Әңгәмәдә комсомоллар да актив катнаштылар, ВЛКСМ оешкан көннән алып Комсомол тарихының төрле чорларына кагылып үттеләр. Алар ирешелгәннәр белән генә туктап калмаска, алга барырга өндәгән китаплар турында да искә төшерделәр.
Китап күргәзмәсе һәм комсомоллар турында мәктәп әсәрләре белән танышу хатирәләрнең күңелле мизгелләре белән үрелеп барды.
Чарада 27 катнашты.