Бу көн узган гасырның 30 – 50 нче сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгән ватандашларыбызны искә төшерә.Нахакка яла ягылган,“халык дошманы” исеме астында авыр җинаятьләрдә гаепләнгән кешеләрне аклау көне бу.
Районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы репрессия корбаннарына игътибарлык, хөрмәт йөзеннән истәлекле бүләк тапшырды.