29 октябрь көнне «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та Бөтенсоюз Ленин Коммунистик эшче һәм крестьян яшьләр берлегенең 100 еллык юбилее уңаеннан “Комсомол – канатлы яшьлек” исемле чара узды. Әлеге чараны интернатның реабилитация бүлеге белгечләре Елена Малолеткова, Альбина Сираева, Людмила Замалетдинова, Рәшит Вәлиев белән оештырды. Әлеге чарага Чистай кадет интернат мәктәбе укучылары да чакырулы иде.
Советлар Союзы тарихында ВЛКСМ үзенең шактый зур эзен калдырды. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең дөрләп, чатнап торган яшьлек еллары нәкъ менә шул оешма белән бәйле. Бүген алар 100 ел элек булган вакыйгаларны тагын бер кат хәтердә яңарттылар. Ул елларда башкарылган җырлар, шигырьләр тыңладылар, видеороликлар карадылар. Чараны карарга килгән социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында комсомол оешмасында комсорг хезмәтен башкаручылар да бар – Валерий Чернышев, Анна Ватрушкина. Бүгенге кичәнең кунакларына, әлеге чор яшьләренә алар ул еллардагы башкарган хезмәтләре турында җентекләп сөйләделәр, кайбер истәлекләре белән уртаклаштылар.