30 нче октябрь, 2018 нче ел, сишәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Җиңү бәйрәменең 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Рәсәй тарихының октябрь айларында булып узган истәлекле хәрби көннәре” дигән видеомарафон үткәрде.
Чараның максаты: Рәсәйнең истәлекле хәрби көннәрен популярлаштыру, социаль хезмәт алучыларның патриотик рухын үстерү, буыннар арасында элемтәләрне ныгыту иде.
Үзәктә ай саен “Россия хәрби тарихының истәлекле даталары календаре” дигән видеомарафон үткәрелә. Бүген социаль хезмәт алучылар октябрь аенда төрле чорларда җиңүгә китергән истәлекле хәрби бәрелешләр белән таныштылар.
Социаль хезмәт алучылар видео-роликлар һәм белгечнең аңлатмалары аша бу көнне :
- 1760 елда рус гаскәрләре Җиде еллык сугыш барышында Берлинны алганнарын;
- 1811 елда Рущукта Михаил Кутузов җитәкләгән рус гаскәрләре Төркия армиясен җиңеп чыкканнарын;
- 1813 елда Лейпцигның Наполеон гаскәрләре белән халыклар көрәшендә рус армиясе һәм аның союзниклары җиңү яулаганнарын;
- 1827 елда Наваринск диңгез сугышында рус флоты һәм аның союзниклары төрек флотын җиңүләрен белделәр.
Фикер алышканда катнашучылар мондый чараларның яшь буынны патриотик тәрбияләүдә дә, хаттә, безнең илнең барлык гражданнары өчен мөһим әһәмияткә ия булуын әйттеләр.
Чара барышында 22 кеше катнашты.