2018 елның 29 октябрендә Акъяр авылында яшәүче Боек Ватан сугышы тол хатыны Гатауллина Илалия Гарип кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләпүтте. Аны шушы матур гомер бәйрәме белән Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Габетдинов Р.Х., “Кайгырту”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Ибрагимова Н.И., Акъяр җирлеге рәисе Гайнуллин Д.С.котладылар. Юбилярга Россия Президенты Путин В.В. исеменнән котлауны,истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек,туганнары һәм якыннарының ихтирамын теләп калдылар.