Үз йортыңны мөстәкыйль бизәү-ул үзенчәлекле һәм уникаль интерьерны өстен итүче хуҗабикә өчен намус эше. Мәсәлән, модульле картиналар ясау иҗат өчен киң мөмкинлекләр ача. “Бакчачылык” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында “Веста” Үзәгендә “Кипкән үләннәрдән модульле картиналар төзү” дигән төркемле дәрес үткәрелде. Максат: катнашучыларны матурлыкка омтылдыру, иҗатны, хыяллануны үстерү.
Эш өчен кирәк булды:
- картина өчен нигез (ватман, тыгыз төсле кәгазь, төрү картоны);
- тукыма (ефәк, мамык, җитен, бәрхет);
- пычак, пинцет;
- ПВА җилеме (яки башка тиз кибүче клей), пистолет клее;
- коры яфраклар, яшелчәләр;
- ясалма чәчәкләр, ракушкалар, ташлар һәм башка сюжет детальләре.
Башта дәрестә катнашучыларга композиция уйлап табарга һәм клей белән ябештермичә генә аны туры өслеккә куярга тәкъдим ителде, чөнки эш барышында нәрсә дә булса үзгәртергә, нидер өстәргә кирәк булачак. Белгечләр аңлатуынча, шулай ук картина рамкасының кырыйлары буенча да буш урын калдырырга кирәк. Эшнең икенче этабы булып композиция детальләрен ябыштыру торды. Коры чәчәкләр белән эшләү сак булуны таләп итә, шуңа күрә дәрестә катнашучылар пинцеттан файдаландылар һәм чәчәкнең икенче ягын клей-пистолет ярдәмендә ябыштырдылар. Хатын-кызны мавыга һәм вакыт турында онытырга мәҗбүр итә торган теләсә кайсы эш аларга шатлык китерә! Ә шатлык-ул күп санлы бурычларны һәм тормыш авырлыкларын хәл итү өчен кирәкле энергия, илһам, көч чыганагы. Эш артыннан вакытның ничек тиз үтеп китүен берәү дә сизмәде.
Йомгаклау өлешендә белгечләр дәрестә катнашучыларның үзләре ясаган иҗат җимешләреннән, беренче чиратта, үз-үзләрен куандыруларын, аннары әлеге сөенеч белән тирә-юньдәгеләр белән бүлешерләр дигән ышаныч белдерделәр!