Балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләрнең хокук бозулары төрле булырга мөмкин – административ хокуктан алып җинаять җаваплылыгына кадәр.
Теоретик яктан һәр кеше потенциаль җинаятьче, ягъни хокук бозу юлына басарга мөмкин. Ләкин бу адымга һәр кеше дә бармый.
Өлкән кеше үз эшләренең нәтиҗәләре өчен җавап бирергә сәләтле булса, ә яшүсмергә бу авыр бирелергә мөмкин.
Балигъ булмаган балаларның хокук бозуларының төп сәбәпләре шунда ки, балалар һәм яшүсмерләр еш кына җинаятьләрнең җитдилеген аңламыйлар һәм законсыз гамәлләрен куркыныч һәм мавыктыргыч уен гына дип саныйлар.
22 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр шәһәркүләм социаль-тискәре күренешләрне, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру атнасы кысаларында, шәһәрнең гомуми белем бирү учреждениеләре яшүсмерләре белән тренинг элементлары кулланып профилактик дәресләр үткәрелде.
Әлеге чара “Радость " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары һәм социаль педагоглары тарафыннан оештырылып, 9 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.
Тренинглар яшүсмерләрнең наркотикларга бәйле проблемалар буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрүгә, психоактив матдәләр куллануны булдырмый кала торган күнекмәләр эшләүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде. Дәресләр барышында яшүсмерләр наркотиклар куллануның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре, үз-үзеңне тоту стратегияләре турында күзаллауларын арттырдылар.
Никотин бәйлелегенең үсеш стадияләре, «ЮК» дип әйтү һәм начар гадәтләрдән баш тарткан очракта тәҗрибә ысуллары каралды.
Балалар үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча дискуссияләрдә актив катнаштылар, зарарлы гадәтләрнең альтернатив вариантларын күрсәттеләр, шуларның берсе-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне атадылар.
Рольле уеннардан, презентацияләр күрсәтүләрдән соң күргәннәр турында фикер алыштылар, нәтиҗәдә зарарлы гадәтләр кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына тискәре йогынты ясый дигән нәтиҗә ясалды.
Үткәрелгән чараларда күтәрелгән проблемалар беркемне дә битараф калдырмады, киләчәк тормыш өчен уйлануларга этәргеч бирде.