26 нчы октябрь, 2018 нче ел., жомга
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар соравы белән маскарад битлекләре ясау буенча мастер- класс үткәрде.
Чараның максаты: декоратив - гамәли сәнгатькә кызыксыну уяту, буш вакытларын дөрес итеп оештыра белү һәм арттерапевтик чаралар ярдәмендә кул маторикасын үстерү.
Чарада катнашучылар карнавал битлекләре киеп үткәрелә торган төрле кызыклы тарихи вакыйгаларны һәм бәйрәмнәрне искә алдылар. Хезмәт инструкторы битлекләрнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аларның төрләре һәм нинди очракларда киелүе турында сөйләде. Аннары ул үз куллары белән кәгазьдән битлек ясарга тәкъдим итте. Катнашучыларга барыннан да бигрәк, 2019 ел символы буларак, дунгыз битлеге ошады. Социаль хезмәт алучылар Яңа ел бәйрәмен серле атмосферада каршы алуларын күз алдына китереп, үз куллары белән матур битлекләр ясадылар. Алар иҗади эшләре өчен горурлык хисе кичерделәр һәм белгечкә уңай эмоцияләр алганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Чарада 10 кеше катнашты