Балалар һәм яшүсмерләрнең караучысызлыгын кисәтү эше кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль педагог Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтелүче 5-12 яшьлек 18 бала арасында “Минем туган көнем!” дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Максаты: коллективны берләштерү, коллективта иҗади эшчәнлек күнекмәләрен тәрбияләү, туган көннәрен бәйрәм итүчеләрне котлау.
Иске традиция буенча бу көнне билгеләп үтү өчен туган көннәрен бәйрәм итүчеләр җыелды. Җәен һәм көзен туган балаларны педагог «Йолдызлы» спорт корабында космик сәяхәттә катнашырга һәм «театр», «спорт», «танып бел әле», «музыкаль» йолдызларга очарга чакырды. Малайлар һәм кызлар Карлосон бутаган әкиятләрне чиштеләр, пантомималар сурәтләгән һәм туган көненә багышланган җырлар җырладылар.
Вакыт күңелле һәм сизелмичә үтеп китте, өйгә кайтырга давакыт җитте. Татлы күчтәнәчләр һәм бүләкләр балаларны туган җир планетасында көтте. Күңелле һәм канәгать туган көнен бәйрәм итүчеләр «Космос сәяхәте»ндә катнашучыларга рәхмәт белдереп, чарадан кайтып киттеләр.