Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттан тыш әңгәмә-инструктаж үтте. Әңгәмәне өлкәннәр белән Мөслим һәм Сарман муниципаль районара тикшерү бүлегенең профилактик эшләр буенча өлкән инспекторы Идиятуллин Р.А. үткәрде. Ул яңадан янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен кабатлап искәртеп китте. Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар игътибар белән инстркутажны тыңладылар, сораулар бирделәр. Әңгәмә бик нәтиҗәле үтте.