Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

23 нче октябрь, 2018 ел, сишәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Чишмә” Халыклар дуслыгы йортының рус җәмгыяте “Умырзая “ ветераннар хоры концерты булып узды.

Чараның максаты: патриотизм хисе, социаль активлыкны үстерү һәм халык иҗаты мәдәниятенә җәлеп итү.

   Концерт программасын алып баручы Роза Вәлиева социаль хезмәт алучыларны “Халыклар бердәмлеге көне” тарихы белән таныштырды һәм алдагы Россия дәүләт бәйрәме белән котлады.   Музыкаль - сәнгать җитәкчесе Николай Негодяев баянда уйнап, ветераннар хоры  рус һәм татар телләрендә патриотик һәм халык җырларын башкарды. Иҗат коллективы репертуарында хор әсәрләре генә түгел, соллы номерлар, юмористик шигырьләр дә бар иде. Хорның ир-атлары партиясе шаян җырлар белән катнашучыларны ерак яшь чакларына алып кайтты. Тамашачылар артистларны хуплап алкышладылар һәм үзләренең яраткан җырларын аларга  кушылып җырладылар. Залдагы атмосфера җылы иде, күңелгә уңай йогынты өстәп торды.

Чарада  32 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International