“Клинский артыннан кем бара”. "Веста» Үзәге.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

"Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтелүче 13 кеше арасында  “Клинский артыннан кем бара” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: ПАВ куллануны профилактикалау. 

Чара башында психолог катнашучыларга тәмәке тартуның һәм эчүчелекнең зыяны турында такмаклар укыды. Шулай итеп, уен формасында катнашучылар дәрес темасы турында белделәр һәм үз аңнарында зарарлы гадәтләрнең начарлыгын тагын бер кат ныгыттылар. Соңыннан катнашучылар «Батып баручы утрау», «Һава шары», «Эчкече-дус-дошман», «Алкышлар» кебек күнегүләрендә катнаштылар. Әлеге биремнәр катнашучыларга бәйле кешенең нинди характерда булуын, аның белән мөнәсәбәтләрнең перспективасызлыгын күрергә, җәмгыятьнең бәйлелек проблемасына мөнәсәбәтен бәяләргә һәм үз аңында сәламәт тәртип стилен ныгытырга мөмкинлек бирде.

Йомгаклау даирәсендә катнашучылар «Эчкече-дус-дошман» күнегүен авыр дип таптылар, аркада нинди сүз язылганын аңлау авырлык тудырды, чөнки уен барышында партнер «алкоголик», «наркоман», «дошман» белән бертөрле сәлам бирде. Күңел күтәренкелеген дәрес башында яңгыраган такмаклар алып килде. Алар, барыннан да бигрәк, катнашучылның исендә калды. Катнашучылар үз сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәттә булсын өчен, дәрес ахырында барысы да «Сәламәт буласың килсә – бул! Чөнки бу - иң дөрес юл!» дигән белешмәлекләр алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International