Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен специалистлары шәһәр буенча экскурсия оештырды.

2018 елның 23 октябре, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлеге специалистлары тарафыннан шәһәр буенча экскурсия оештырылды.

Экскурсиядә Лениногорск районыннан һәм Татарстанның  башка шәһәрләреннән килгән социаль реабилитация үтүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар катнашты.

Экскурсиянең максаты итеп  шәһәрнең мәдәни һәм рухи тормышы турында күзаллау булдыру, экскурсантларның игътибарын йортларның тышкы архитектур  үзенчәлекләренә, конструкцияләренә юнәлдерү иде.

Экскурсия вакытында гражданнар «Пушка» чишмәсен, шәһәрнең урманлы парк зонасын, «Бәхет» күлен карый алдылар, ЗАГС фонында фотога төштеләр, «Хәрби Дан» аллеясы буйлап йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International