Яшь булуына карамастан, һәр бала әкиятләрне бик ярата. Алар фантазияне, хыялларны үстерергә, төрле эмоцияләр кичерергә ярдәм итә. «Гнездышко» приюты балалары «Шалкан» рус халык әкиятенә чумдылар. Әкиятне сәхнәләштереп, балалар үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар. Һәр бала төрле чагылышлардан файдаланып, образга күчәргә тырышты, шул ук вакытта уңай эмоцияләр дә алды. Балаларга чын актерлар булу бик ошады, һәм аларны яратып өлгергән әкият белән яңа танышулар көтә.