Гражданнар оборонасы айлыгы дәвам ителә.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Нурлат районының социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Гармония» бүлегендә гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән төркемле дәрес үткәрелде.

Балалар өчен «урманда борчылу» дигән мультипликацион фильм тәкъдим ителде. Мультфильм тәмамлангач, аның нәрсә турында фикер алыштылар, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Соңыннан барысы бергә «без имин дөнья өчен!» дигән плакат ясадылар. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.  Иң мөһим кагыйдә " кисәтелде-димәк коралланган дигән сүз»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International