2018 нче елның 19 нчы октябрендә «Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Байкова мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Хәрәкәт әлифбасы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: баланың вестибуляр аппаратын, аның хәрәкәт активлыгын үстерү һәм хәрәкәтләрне координацияләү.
Төркемле дәрес «Ялгышмыйча гына борыл» күнегүе белән башланды. Балалар бер-берсеннән бер адым читтә тезелешеп бастылар, аннары алар күзләрен йомдылар һәм белгеч командасы буенча сулга-уңга борылдылар, урында әйләнделәр, артка таба да адымнар ясадылар. Күнегүләрне башкару авыр булган балаларга белгеч үзе ярдәм итте, аларны кулларыннан тотып хәрәкәтләрнең дөрес үтәлешен аңлатты. Дәрес туп белән күнегүләр үтәү белән тәмамланды. Башта балалар тупны бер-берсенә тәгәрәттеләр, аннан соң тупны өстән җибәрделәр, ә соңыннан астан тоттылар.
Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта дус һәм бердәм эш күрсәттеләр. Чараның уен формасы һәм төркемле характеры катнашучыларда кызыксыну уятты һәм бик күп уңай эмоцияләр тудырды. Дәрестә катнашучылар канәгать калдылар.