"Күңелле күршеләр". Веста" Үзәге.

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 нче елның 17 нче октябрендә "Безнең шәһәр урамнары" мәдәни-тарихи проектын тормышка ашыру кысаларында "Веста" Үзәге белгечләре "Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сарае" педагоглары һәм волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт күрсәтүдә булган 30 балигъ булмаган бала өчен "Күңелле күршеләр" дигән чара үткәрделәр. Максат: мәдәни һәм тарихи белем бирү, команда хасил итү һәм хезмәттәшлек күнекмәләрен үстерү.

Чара башында педагог катнашучыларга Түбән Кама шәһәренең тарихы турында сөйләде һәм «Безнең шәһәргә ничә яшь тулды? " дигән сорау бирде. Кайбер балалар гына бу сорауга дөрес җавап бирә алдылар. Алга таба катнашучылар ике командага бүленде, капитаннарны сайладылар һәм ярышларга керештеләр. Шулай итеп, биремнәрнең берсендә егетләр һәм кызлар шәһәр урамнарының исемнәренең мөмкин кадәр күбрәк искә төшерде. Дөрес җаваплар өчен командаларга баллар бирелде. Башка биремнәр шулай ук шәһәр тарихы һәм аның истәлекле урыннары белән бәйле иде. Ә җанатарлар күңелсезләнмәсен өчен зал белән «Танау, идән, түшәм» дип аталган динамик уен уздырылды, ә волонтерлар флэшмоб оештырдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүче команда билгеләнде, ул приз алды.

Чара ахырында волонтерлар зур булмаган мәйданчыклар оештырдылар, анда теләге булган һәркем үз көчен, җитезлеген һәм зирәклеген күрсәтә алды. Балалар һәм өлкәннәр уңай эмоцияләр алдылар һәм яңа кешеләр белән таныштылар, барлык балаларга да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International