2018 елның 29 октябрендә ВЛКСМ оешуга 100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Шушы уңайдан “Забота” үзәгенең социаль- тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре “Комсомолда үткәрелгән эпоханы искә алу” исемле кичә үткәрделәр. Кичәдә катнашучыларның һәрберсенә “Комсомол значогы” эмблемасы беркетелде, “Комсомол оешуның тарихы” исемле әңгәмә үткәрелде һәм видеоролик күрсәтелде.Ул буын вәкилләре истәлекләре белән уртаклаштылар. Шул вакыттагы вакыйгалар, эшләре, пионерга һәм комсомолга керүләре турында сөйләделәр. Аларның йөзләрендә үзләренә карата горурлык хисе балкыды. Ул вакытта пионер һәм комсомол исемнәрен яулап алырга кирәк һәм бөтен гомерең буена йөртергә кирәк иде. Бу мероприятиенең максаты:комсомолның тарихын искә алу иде. Катнашучылар бу кичәдән канәгать калдылар