Ачык ишекләр көне

2018 елның 19 октябре, җомга

18 октябрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү Үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәтләр кабул итүче гаиләләр өчен “Ачык ишекләр көне “ узды.

Әлеге чарада , шулай ук, теләгендә булган һәр кеше катнаша алды.

Чараның төп максаты – социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының эшчәнлеге, социаль хезмәтләрнең төрләре һәм тәртибе һәм җәмәгатьчелек игътибарын социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның проблемаларына җәлеп итү.

Үзәк белгечләре, социаль педагоглар һәм психологлар тарафыннан катнашучылар өчен күпкырлы программа әзерләнде:

-Реабилитация җиһазлары белән таныштыру максатыннан экскурсия;

-Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сәламә яшәү рәвешен пропагандалаган курчак театры;

 -"Аңлы ата-ана мәктәбе" программасын гамәлгә ашыру кысаларында төркемле дәрес;

- «Эчке дөнья матурлыгы " дәресләре курсы кысаларында очрашу»;

-“Игелек игелек тудыра " хезмәт терапиясе элементлары белән төркемле дәрес»;

-Светофориягә сәяхәт " дигән конкурс уен программасы»;

- Ата-аналар өчен сенсор бүлмәдә релаксация сеансы.

        Юрисконсульт хезмәт алучылар өчен торак рәсмиләштерү, матди ярдәм, гаилә проблемалары һәм башка юридик хезмәтләр буенча төрле бәхәсле мәсьәләләрдә һәрьяклы юридик ярдәм алу мөмкинлеге турында мәгълүмат әзерләде.

Әлеге чарада Зәй шәһәре мәчете вәкиле Максим Али да катнашты, ул мохтаҗ гаиләләргә спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Чара бәйрәм табыны артында тәмамланды.

“Ачык ишекләр көне “ бары тик уңай фикерләр генә  калдырды, катнашучылар мондый көннәр үткәрүнең кирәклеген билгеләп үттеләр, оештыручыларның эшләрендә уңышлар һәм алга таба хезмәттәшлек итүләрен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International