ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган “«Комсомолларны хөрмәт белән искә төшерик!”дигән циклдан “Кызыклы кешеләр белән очрашу” чарасы.

2018 елның 19 октябре, җомга

19 нчы октябрь, 2018 нче ел, җомга

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган “Кызыклы кешеләр белән очрашу” циклыннан “«Комсомолларны хөрмәт белән искә төшерик!”дигән  чара үткәрде.

Чараның максаты: төрле буын комсомолларына, үзләренең активлыкта үткән тормыш тәҗрибәләре өчен горурлык хисе тудыру. Тәҗрибә тапшыру һәм үсеп килүче буын белән элемтәләрне үстерү.

Чарада социаль хезмәт алучылар - төрле буын комсомоллары, элеккеге комсомол активистлары һәм ВЛКСМ әгъзалары катнашты. Алар комсомолның тарихын, комсомолның ничек яшәвен, ничек эшләүләрен, ниләр турында хыяллануларын, үзләренең башлангыч комсомол оешмаларының эшчәнлегеннән алып, горурланып искә төшерделәр.

Бөек Ватан сугышы чорына, комсомолларның каһарманлыгы, батырлыгы турында әйтеп тукталдылар. Сугыш тәмамлангач, комсомоллар халык хуҗалыгын торгызуда, “Чирәмле җирләрне” үзләштерүдә, Комсомол төзелешләрендә, шул исәптән безнең КамАЗ төзелешендә дә, ничек катнашканнарын искә төшерделәр. Комсомоллар турында, сугыш вакытында җырланган җырларны һәм Марк Бернесның "Мин яратам сине, тормыш" дигән яраткан җырын бергәләп башкардылар.

Очрашу ахырында катнашучылар Комсомол эшенең уңай тәҗрибәсен балалар һәм яшьләр белән эштә кулланырга кирәк, диеп ышанып калдылар.

Чарада 15 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International