Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында хезмәт эше оештыручы Усманова А. Р. һәм көмеш яшҗ волонтеры Табакова Р. А. тарафыннан “Принт өстеннән атлас тасмалар белән чигү” темасына багышланган осталык дәресе үткәрелде.”
Соңгы вакытта ефәк тасма белән чигү тагын популярлаша башлады. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки аның өстенлекләре бик күп. Башка төр чигүләргә караганда ефәк тасма белән чигү шактый тизрәк башкарыла һәм югары төгәллек таләп итми. Моннан тыш, ефәк тасмалар белән чигүне чын-чынлап нәфис эш дип атарга була, чөнки ул фантазиянең тулы иреген күздә тотып эшләнелә. Ефәк һәм атлас лентлардан кабатланмас һәм матур бизәкләр ясарга була. Тасмалар белән чәчәкләр, пейзажлар, җиләк-җимеш, хайваннар чигәргә мөмкин.
Мастер-классның максаты яңа техниканы үзләштерүдән гыйбарәт иде. Чараның һәр катнашучысы принт өстеннән чигәргә өйрәнде . Чарада социаль-тернәкләндерү курсын үтүче өлкән яшьтәге гражданнар катнашты.
Мондый матур материал белән эшләү күңелле, бу нерв системасын тынычландыра, фантазияне һәм хыялларны үстерә, эстетик зәвык, пөхтәлек, җыйнаклык, игътибарлылык сыйфатларын тәрбияли. Тасма белән чигүне профессиональ осталар гына түгел, ә бөтен кеше дә башкарып чыга ала.