«Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре «Алые Паруса» мәдәният йортында урнашкан балалар китапханәсе үткәрә торган барлык чараларны да бик яраталар.
18 октябрь көнне чираттагы очрашу – «Китап – дөньяның сигезенче могҗизасы». Бу танып-белү һәм мавыктыргыч чара булып чыкты. Ул кызыклы әңгәмә һәм китаплар ремонтлау буенча мастер-класс формасында үткәрелде.
Максат: балаларны китап белән эшләргә өйрәтү, кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итү, китапларга, укуга, белемнәргә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, китапларга сакчыл караш тәрбияләү. Балалар иң беренче китапларның барлыкка килү тарихы, беренче басмалар турында белделәр, китап нәрсәдән тора, китапны ничек сайларга, нәрсә ул «аннотация», дигән сорауларга җавап таптылар. Китапханәче Рагозина Елена яраткан китабыңа ярдәм итү мөмкинлекләрен күрсәтте. Балалар иң күп укыла торган балалар китапларын ремонтлауда бик теләп катнаштылар.