“Яшьләр берләшмәләре – әйе яки юк?”. “Веста” Үзәге.

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” дәресләр курсы кысаларында 2018 нче елның 17 нче октябрендә “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнелүче 16 балигъ булмаган бала арасында “Яшьләр берләшмәләре – әйе яки юк?” дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: яшүсмерләрне социаль куркыныч мохиткә җәлеп итүгә комачаулый торган тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзеңне тоту өчен җаваплылык тәрбияләү.

Яхшы эш шартлары булдыру һәм катнашучылар белән танышу максатыннан төркемдә тренинг күнегүләре үткәрелде, аннан соң, өч төркемгә бүленеп, яшүсмерләр төрле яшь чорларында кешенең төп социаль характеристикаларын тасвирладылар. «Яшь кешеләр» төшенчәсен яшүсмерләр “инде балалар түгел” дип аңлаттылар, өлкән кешеләрдә булган  җаваплылыкка хас сыйфатның барлыкка килүен аңлый башлаган чор икәнен әйтеп уздылар. Киләсе бирем, тормышта нинди дә булса максатка ирешү өчен нинди юлны сайларга кирәк икәнен аңлауга юнәлтелгән иде. Күнегүдән күренгәнчә, катнашучылар арасында бер  генә кеше җиңел юлны сайлаган икән, калганнары тигез фикергә килгәннәр – берәүләр күп көч куя, ә өченчеләре шактый авыр юл үтәргә әзер, шул ук вакытта үз-үзләрен камилләштерергә дә әзер. Соңыннан педагог яшьләр субкультуралары турында сүз алып барды. Әңгәмә барышында яшүсмерләр яшьләр арасында субкультуралар булу, аларның тышкы аерымлыклары, яшәү рәвеше турында гомуми күзаллаулары турында фикер алыштылар. Әмма күпчелек катнашучылар субкультураларның кеше шәхесенә җимергеч йогынтысы турында белмиләр икән. Социаль педагог яшүсмерләргә деструктив оешмаларда катнашу шәхеснең аска тәгәрәвенә дә, законга каршы һәм җәмгыятькә каршы булган гамәлләргә дә китерергә мөмкин, дип белдерде.

Очрашу ахырында педагог Түбән Кама шәһәренең конструктив яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International