Безнең тормыш спорттан башка мөмкин түгел. Спорт һәр кеше тормышында үз урынын алып тора. Кайбер кешеләр өчен ул - әкияти тамаша, икенчеләре өчен - сәламәтлекне ныгыту. «Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен спорт - сәламәтлек, физик чыныгу, чыдамлык күнекмәләре булдыру, күтәренке кәеф.
Кайберәүләр спорт - кирәкмәгән шөгыль, дип саный. Әмма безнең балалар моның белән килешми. Алар фикеренчә, спорт - бик шәп, диләр, һәм спорт дәресләрен яраталар. Приютта төрле спорт чаралары даими уза. «Спорт - бик шәп» бәйгесендә барлык балалар да актив катнаштылар. Катнашучылар зур һәм кызык биремнәрне күңелле итеп уздылар. Балалар вакытны күңелле һәм актив үткәрделәр, үз сәләтләрен тикшерделәр һәм файдалы күнекмәләр алдылар. Яңа чемпионнар да барлыкка килде.
Спорт белән шөгыльләнү нәтиҗәсендә балалар сәламәт яшәү рәвешенә ияләшәләр. Безнең балалар өчен сәламәтлек формуласы - спорт, ә девизы: «Спорт – бик шәп!»