Түбән Каманың «Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләрне театр сәнгатенә җәлеп итәләр.

2018 елның 16 октябре, сишәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры актерлары, "Һау-һау" рус теленә тәрҗемә итеп, "Гав-гав"спектакле белән килделәр. Спектакль татар телендә иде, әмма шуңа да карамастан, балалар сокланып карадылар. Якты, энергияле, дәртле Геройлар безнең тәрбияләнүчеләргә эмоцияләр һәм позитив бүләк иттеләр. Геройларның җырлары, биюләре безнең балаларны битараф калдырмады, алар геройларга кушылдылар һәм алар белән бергә күңел ачтылар. Театр коллективына, аларның җитәкчеләренә, актерларга һәм әлеге спектакльне әзерләүчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә. Шатлык-куанычлар, балаларыбызның елмаюлары өчен рәхмәт сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International