Көзнен матур вакытында бик күркәм бәйрәм – Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без олы яшьтәге кешеләргә аеручы игътибарлы һәм мәрхәмәтле булабыз. Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларгасоциаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балалар белән “Әбиләрнең җылы кулларын саклыйбыз, бабайларның батырлыгы белән горурланабыз” дигән чара үткәрделәр. Алар өйдә социаль хезмәт күрсәтү булегендә социаль хезмәт алучы 6 тыл хезмәткәрен бәйрәм белән котлап, аларга иң изге теләкләр белән чәчәкләр һәм үзләре ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
Тыл хезмәткәрләре, үз чиратында, үзләренең тыл батырлыклары истәлекләре белән уртаклаштылар, балалар аларның тылдагы эшләре, сугыштан соң ничек авыр яшәүләре турында кызыксынып тыңлап утырдылар.
Ахырдан, өлкәннәр бәйрәм белән котлаулары өчен балаларга рәхмәтле булдылар, аларга лаеклы буын булып үсүләрен теләп калдылар.