Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында гомер итүче, Яковлева Надежда Петровна, үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Интернат җитәкчелеге
Надежда апаны хөрмәтләп истәлекле бүләкләр бирде һәм үзләренең җылы хисләрен, теләкләрен белдерде. Ходай насыйп итеп алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын дигән теләктә калдык.