Әгерҗедә ветераннарга хезмәт күрсәтәләр
“Надежда“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге менә инде икенче ел рәттән Өлкәннәр декадасы барышында “Яхшы гамәлләр атналыгы“ игълан итә.
Үзәкнең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсенә йөрүче малай-кызлар әлеге өлкәннәрне үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырып та сөендергәннәр.
Атналык барышында авылларда гомер кичерүче ветераннар да игътибардан читтә калмаган.
Менә шулай, исеме җисеменә тәңгәл булып, атналык өлкәннәргә карата яхшы гамәлләр башкарып узган. Моның өчен алардан күпме рәхмәт сүзләре ишеткәннәрдер акциягә кушылучылар.