2018 нче елның 8 октябрендә Әтнә районы “Изгелек” социаль үзәгендә Бөтенсоюз Ленин коммунистлар яшьләр берлегенә 100 ел тулу уңаеннан комсомол партиясендә торган социаль хезмәткәрләр һәм бүлекчәдә исәптә торучы балалар белән тематик әңгәмә үткәрелде. Элекке башлангыч комсомол оешмасы әгъзасы Әтмәтҗанова Асия балигъ булмаганнарны комсомолның тарихы белән таныштырды. Шулай ук Асия апа аларга комсомол билетын, комсомолецның бүләкләү һәм күкрәк билгеләрен күрсәтте. Әңгәмә ахырында балалар «студентлар отряды турында видеофильм карап уздылар.