8 октябрь 2018 ел, дүшәмбе
“Яхшылыкны бергәләп ясыйбыз” дигән чара үтте. Анда “Астра” тернәкләндерү үзәге балалары һәм тәрбиячеләре, Алабуга шәһәре волонтерлары, 3- енче мәктәп укучылары, “Игелек планетасы” катнашты. Чараның максаты 4 мәхәллә чиркәве территориясендә бергәләп агачлар утырту. Иң башта чиркәү вәкиле балалар белән әңгәмә үткәрде, аларга сораулар бирде. Шундый ярдәм балаларга киләчәктә булышучан һәм табигатьне саклаучан булырга ярдәм итә.