Спорт ярышлары

2018 елның 5 октябре, җомга

Азнакай муниципаль районындагы “Омет” халыкка социаль хезмәт курсәтү комплеклекслы үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә өлкәннәр көне уңаеннан шаян спорт ярышлары уздырылды.Социаль хезмәт алучыларның уртача яшьләре 65-75яшь. Катнашучылар 2 командага бүленделәр. Аларга биремнәр таратылды. Кызыклы сорауларга дөрес җавап эзләп табарга тәкъдим ителде . Уеннар бик кызыклы башланып китте. Командаларга капитаннар билгеләнде. Эстафетада башка ком капчыгы куеп йөгерү, табада шарны тошермичә әйләнеп килү, балык тоту уены, корзинга шариклар тутыру, болыннан чәчәк җыю уеннары хәм башка бик күп төрле уеннар башкарылды. Ярышны карап утыручылар үзләренең командалары өчен көч биреп кул чабып утырдылар. Эстафета дуслык нәтиҗәләре белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International