Өлкәннәр декадасы кысаларында Алабуга «Доверие» үзәге белгечләре оешм ветераннарын «Ачык ишекләр көне» нә чакырдылар. Чәй өстәле артында оешманың яшь белгечләре үзләренең казанышлары белән уртаклаштылар, яңа технологияләр һәм программалар турында сөйләделәр, үзәкнең заманча җиһазландырылган кабинетларын күрсәттеләр.
Оешма җитәкчесе Чернышева Илиза Рәшит кызы ветераннар адресына җылы сүзләр әйтте, 2018 елда үзәк өчен юбилей елы булуын искә төшерде. Районның социаль хезмәткәрләре 20 елдан артык үзләрен бик мөһим эшкә багышлыйлар. Бүлек белгечләре иҗади номерлар, җырлар, шигырьләр, такмаклар бүләк иттеләр.
Ветераннар оешмада эшләгән елларын сагынып искә алдылар, яшь хезмәткәрләргә оптимизм һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.