Алимент түләмәү, кызганычка каршы, хәзерге замандагы иң кискен социаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Әниләр еш кына үзләренең балаларына алимент түләргә теләмәгән ваемсыз элеккеге ирләренә зарлана. Ни өчен шулай соң?
Әниләрнең берсе сөйләвеннән: баланы көткәндә, бар да әйбәт иде, чөнки без бик матур гаилә идек, ирем мине ярата иде. Тик бәхетсезлек килеп чыкты: «үзенчәлекле» бала дөньяга килә. Һәм бу катлаулы вакытта ирем гаиләсен ташлап китте. Ул тормышыннан хатынын гына түгел, кызын да сызып ташлый. Матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итүемә, аны борчылмаска кушты : «Минем яңа гаилә, балаларым әйбәтләр - минем тормышымда сез юк!». 10 ел эчендә ул кызын бер тапкыр да туган көне белән дә тәбрикләмәде, безнең ничек яшәвебез белән дә кызыксынмады…
Мондый тарихлар дистәләгән. Безнең районда ай саен (һәр айның беренче сишәмбесендә) ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә бердәм хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Алимент буенча бурыч төрле сәбәпләр аркасында килеп чыгарга мөмкин. Авыру, эшне югалту, башка шәһәргә яки илгә күченү – болар баласын яшәтү өчен акча түләүне туктатырга сәбәп түгел. Шуңа күрә бурыч туа икән, бурычлы кешегә моның өчен – гражданлык (неустойка өчен түләү) яки административ (штраф, милеккә һәм банк счетларына арест салу, машина йөртү хокукын чикләү /яки йөртү хокукыннан мәхрүм итү, чит илгә чыгуны тыю) җаваплылык тотарга туры киләчәк. Тик кайчагында бурычлы кешенең гамәлләре аңлы рәвештә җинаять билгеләрен үз эченә ала һәм җинаять җаваплылыгына тартыла. Сүз алимент түләүдән явызларча качу турында бара.
Җәмәгатьчелек шелтәләре - ачык хөкем итү рәвешендәге җәза, без сезне шуңарга өндәргә телибез. Битараф булмагыз! Кешеләр еш кына чит проблемаларга игътибар итми. Бу хәлне ничек үзгәртергә мөмкинлеге турында гражданнарның фикерләрен беләсе килә,. Редакциягә языгыз, без сезнең тәкъдимнәрегезне киләчәктә эшебездә кулланырбыз. Барлык гражданнарның катнашыннан башка гына, бу проблемага карата мөнәсәбәтне үзгәртми генә бу ситуациягә җитди йогынты ясый алмаячакбыз.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Еремина Е.М.