Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр атналыгы кысасында төрле акцияләр үткәрәләр.
"Һәр көн изгелекле эш" акциясе кысасында өлкән яшьтәге граңданнарның өйләрен кышкы чорга әзерлек оештырылды. Социаль хезмәткәрләр аларның тәрәзәләрен юдылар һәм җылыттылар.
Шулай ук, бу атнада "Көз бүләкләре" исемле акция үткәрелде. Социаль хезмәткәрләр соөиалҗ ярдәм алучыларны көзге ярмаркага алып бардылар. Алар бергәләшеп көз продукцияләрен - җимешләр, яшелчәләр, баллар, сатып алып өйләренә кадәр озатып куйдылар.
Чараларның максаты - өлкән яшьтәге граңжданнарга ярдәм итү, аларга күңелле аралашу мизгелләрен бүләк итү, аларда өлкән яшьлекне, көз кебек үк, рәхмәтле итеп кабул итүе өчен көч һәм ышаныч тудыру.