Иҗат белән тернәкләндерү

2018 елның 21 сентябре, җомга

"Гнездышко» приютының төп бурычларына балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү керә. Сәнгать иҗаты баланың психологик һәм эмоциональ халәтен нормальләштерүдә ярдәм итә. Приютта мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур теләк белән иҗади эш белән шөгыльләнәләр. Бүгенге дәрестә алар, пластинография технологиясеннән кулланып, көзге яфраклар эшләделәр.

Әлеге дәрес шулай ук сабыйларга фантазияне, вак моториканы үстерүдә һәм ирекле игътибар алуда ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International