Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә әзерлек бара. 1 октябрьдә биредә зур бәйрәм узачак.
Тернәкләнүчеләр кунакларны күңелле җырлар, дәртле биюләр, такмаклар, мавыктыргыч күренешләр һәм уеннар белән сөендерәчәк, шигырьләр сөйләячәкләр.
Инде хәзер үк балалар залны бизәүдә катнаша, сценарийны төзиләр һәм репетиция ясыйлар. Аларның һәркайсы өлкән буынга хөрмәт белдерергә, үз талантларын күрсәтергә тели.
Планлаштырылган чара балаларга социаль адаптацияләү күзлегеннән дә бик мөһим, чөнки алар куелышның төп затлары булып торалар һәм үзләренең әһәмиятен тоеп яшиләр. Буыннар бәйләнеше һәр катнашучының социаль әһәмияте - чараның рухы шул.