“Балалар терроризмга каршы” – Бөгелмәдә әнә шул шигарь астында чара булып узды.
Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә оештырылган чарада Беслан вакыйгалары турында фильм күрсәтелде. Анда һәлак булганнарны бер минутлык тынлыкта искә алдылар.