Октябрь башында, өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү, күркәм традициягә әверелде. Бу көн зирәк, хөрмәткә лаек, еллар узуга карамастан, тормыш сынауларына каршы торырдай кешеләргә багышланды.
1 октябрь көнне, Баулы районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Матрена һәм Цветочек образларында, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бәйрәм белән котладылар. Алар өчен үзәк җитәкчесе Саттарова Р. М. ның котлавыннан һәм 2 нче мәктәп укучыларының концерт номерларыннан торган күңелле бәйрәм әзерләнгән иде. Барлык килгән кунаклар да, бәйрәмдә булган җылы атмосферадан канәгать калды.
Очрашу ахырында традицион чәй өстәле артында чәй эчү булды, анда үз тормышларыннан кызыклы тарихлар сөйләделәр һәм, әлбәттә, истәлеккә фотога төштеләр! Барлык кунаклар да, “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең, профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган бүләкләр белән киттеләр.