Алтын көзләр җиткәч, олы яшьтәге кешеләргә игътибар аеруча арта. 1 октябрь “Картлар көне”. Шул көн уңаеннан “Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең ЛФК инструкторы Аврашкина Данира “Күңелле старт” дип аталган эстафета уздырды. Әлеге спорт чарасында социаль реабилитация алучы олы яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар катнашты. Алар эстафетада бик зур кызыксыну һәм азарт белән катнаштылар. Чара азагында бердәмлек җиңде.
Катнашучыларга почетлы граматалар тапшырылды. Чараның максаты итеп өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксындыру.