«Оныкларның котлавы». КЦСОН Менделеевск

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Октябрь башы Менделеев муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яштәге гражданнарны катлау белән башланды.

Социаль хезмәткәрләр мәктәп волонтерлары белән бергә өлкәннәр атналыгы кысасында «Оныкларның котлавы» дип аталган акция оештырганнар.

Чараның максаты: өлкән буынга карата мәрхәмәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, буыннар арасында элемтәләрне ныгыту, җылы бәйрәм атмосферасы тудыру.

Беренче катлау сүзләрен Илнәт авылы өлкәннәре кабул итте. Социаль хезмәткәр Якупова Наталья Андреевна Илнәт урта мәктәбе балалары белән бергә үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм ветераннарны өйләренә барып котладылар.

Әлеге акция 5 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International